Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча республикада 2021 елдан Татарстан халкын эчәр су белән тәэмин итүче барлык су җыю урыннарын ревизияләү буенча масштаблы эш башланды. Проектны гамәлгә ашыруның 3 елында республиканың 43 районында 4 033 скважина тикшерелде. «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән гамәлгә ашырыла торган бу киң колачлы кампания Татарстанны Россиядә җир асты су чыганакларының торышын һәм сыйфатын һәрьяклап тикшергән беренче төбәк итте. Ревизия Татарстан Экология министрлыгына караган «Геоцентр» фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ оешмасы көче белән үткәрелде.
Бүген Лаеш районында узган матбугат туры барышында «ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ директоры Марс Вәлиев һәм директор урынбасары Самат Вахитов бу ревизия эшенең ничек баруы турында сөйләделәр.
Ревизия берничә этаптан торды. Башта саклауның беренче поясындагы скважиналарны һәм санитария зоналарын — чыганакны пычратырга мөмкин булган объектларны урнаштыру тыелган 30-50 метр радиустагы территорияләрне карап чыктылар. Аннары скважиналарның торышына техник тикшерү үткәрелде. Эчә торган суның сыйфатын төгәл бәяләү өчен сертификацияләнгән лабораторияләрдә үткәрелгән лаборатор тикшеренүләр өчен су пробалары алуга аерым игътибар бирелде.
Ревизия барышында Лаеш районында 159 су алу урыны тикшерелде. Белгечләр скважиналарның техник торышын, санитар саклык зоналарының норматив таләпләргә туры килүен тикшерделәр, шулай ук химик анализ өчен су пробалары алдылар.
Столбище авылында биш меңнән артык кешене эчәр су белән тәэмин итүче 9 су җыю урынын тикшерделәр. Бөтен эш җирле үзидарә органнары һәм торак пунктларда яшәүчеләр белән тыгыз хезмәттәшлектә алып барылды.
«Сыйфатлы эчә торган су — ул халыкның сәламәтлеге һәм регионнарның тотрыклы үсеш нигезе. Без проблемаларны ачыклап кына калмыйбыз, аларны бетерү өчен конкрет карарлар һәм планнар да тәкъдим итәбез, — дип билгеләп үтте «ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ директоры Марс Вәлиев. – Татарстанда төче җир асты суларының запаслары шактый. 500дән артык чыганак ачыкланды, шуларның 419ында эчәргә яраклы су һәм тәүлегенә 2 млн.кубометрдан артык запас бар. Җан башына су ресурслары белән тәэмин ителеш буенча республика Идел буе федераль округында алдынгы урында тора».
Ул ассызыклаганча, ревизия - ул масштаблы, ләкин бик мөһим эш, ул халыкны озак елларга сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Журналистларга спикер сөйләгәнчә, районнарның ревизия тикшерүе нәтиҗәләре буенча берничә төп проблема ачыкланган:
- Искергән инфраструктура. Скважиналарның яше уртача 35 ел чамасы, күбесе 1990 елга кадәр борауланган, димәк, планлы реконструкция һәм техник яңарту кирәк.
- Кайбер урыннарда табигый җир асты суының сыйфаты СанПиН нормаларына туры килми, бу территориянең геологик төзелеше үзенчәлекләренә бәйле һәм су әзерләү системаларын кертүне таләп итә.
- Шулай ук күп кенә су җыю урыннарында санитар саклауның беренче поясы торышы буенча да сораулар бар, бу чыганакларны пычрату куркынычын тудыра.
Ревизия йомгаклары буенча Татарстанның һәр районы өчен индивидуаль юл картасы — су корылмаларын яңарту һәм көчәйтү буенча чаралар планы төзеләчәк. Анда скважиналарны ремонтлау, санитар саклык зоналарын арттыру, чистарту системаларын урнаштыру, документлар рәсмиләштерү һәм су сыйфатын даими мониторинглауны оештыру буенча тәкъдимнәр кертеләчәк.
«Ревизия – ул комплекслы процесс, шуның нәтиҗәсендә без су корылмалары урыннарының чынбарлыктагы торышын күрәбез, ә муниципалитетлар һәм халык белән тыгыз хезмәттәшлек барлык билгеләнгән адымнарны этаплап тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк», — дип өстәде директор урынбасары Самат Вахитов.
Үткәрелгән ревизия нәтиҗәсендә Татарстан халыкны сыйфатлы төче җир асты сулары запаслары белән тәэмин итү буенча Идел буе федераль округы лидеры буларак үз позициясен ныгыта. Проект, иң мөһим бурычларның берсе — халыкны сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итүгә системалы һәм җаваплы якын килүне күрсәтеп, Россиянең башка төбәкләре өчен үрнәк булырга мөмкин, бу исә сәламәтлеккә һәм тормыш сыйфатына турыдан-туры йогынты ясый.