Тукай районында экологлар ике законсыз коймага тап булдылар

2025 елның 6 августы, чәршәмбе

Тукай районын мониторинглау кысаларында Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары судан файдалану килешүенең үтәлмәвен ачыкладылар.

Экологлар табигатьне саклау законнарының беренче очрагын Кече Шилнә авыл җирлегендә теркәделәр. Җир кишәрлеге милекчесе Отар елгасына керүне чикләгән.

Экология министрлыгы хокук бозучыга карата мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтү юллады һәм, халыкның гомуми файдаланудагы су объектына һәм аның яр буйларына ирекле керүен тәэмин итү шартларын үтәмәү административ штраф салуга китерә, дип кисәтте.

Шулай ук Чаллы шәһәр судына дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать тә җибәрелде. Суд экологларның таләпләрен хуплады һәм кишәрлек милекчесен халыкка инешкә ирекле керү мөмкинлеген тәэмин итәргә һәм койманы бетерергә мәҗбүр итте.

Икенче хокук бозу очрагын инспекторлар Тукай районының Түбән Суыксу авыл җирлегендә ачыкладылар. Монда җир кишәрлеге хуҗасы Яңа Мусабай авылындагы буага керү мөмкинлеген чикләгән. 

Экологлар шулай ук хокук бозучыга карата кисәтү һәм Чаллы шәһәр судына мөрәҗәгать юлладылар.  Суд Министрлык таләпләрен канәгатьләндерде һәм хокук бозучыны киртәне бетерергә мәҗбүр итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International