Татарстан районнарында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм районнарның башкарма комитетлары арасында төзелгән килешүләр кысаларында җирле бюджетларның экологик керемнәр исәбенә табигатьне саклау чараларын гамәлгә ашыру эше дәвам итә.
Төньяк идарә инспекторлары Арча районын тикшерү кысаларында Күкчә Бирәзә авылында зур чүплек урынын ачыкладылар. Чүплекнең мәйданы 3500 кв.м тәшкил итә.
Торак пунктны кабат тикшергәндә инспекторлар чүплекнең бетерелмәвен, ә каты коммуналь калдыкларның чокырга күмелүен ачыкладылар.
Төньяк идарә хезмәткәрләре Арча районы башлыгына хат юлладылар. Санкцияләнмәгән чүплекне бюджетка экологик түләүләрдән кергән акча хисабына бетерү турында карар кабул ителде.