Су ресурслары федераль агентлыгының Бөтенроссия фотоконкурсының җәйге сезонына йомгак ясалды. Иҗади бәйгедә Россиянең 78 төбәгеннән 421 фотограф катнашкан, алар жюри хөкеменә 2,5 меңгә якын эш тәкъдим иткән.
Конкурс географиясе үзенең масштаблылыгы белән таң калдыра – Калининград өлкәсеннән Чукотка автоном округына кадәр. Катнашучылар арасында – Россиянең яңа төбәкләрендә яшәүчеләр, шулай ук моңа кадәр конкурсның кышкы сезонында катнашкан фотографлар.
Катнашучылар алдында илебезнең су объектларының күптөрлелеген һәм уникаль матурлыгын чагылдыру бурычы тора иде. Конкурс ике номинациядә үткәрелә: «Инфраструктурадагы су объектлары» һәм «Табигатьтәге су объектлары». Фотографлар объективларына кыргый табигатьнең мәһабәт пейзажлары да, су объектларының шәһәр ландшафтлары белән гармонияле ярашу күренешләре дә эләккән. Фотога төшерүнең иң популяр объектлары Байкал күле һәм Идел елгасы булган.
"Инфраструктурадагы су объектлары" номинациясендә җиңүчеләр:
Махсус бүләк: Яна Мордвинцева (Мәскәү) - Сылва елгасы һәм Ак күл фотосурәтләре өчен
"Табигатьтәге су объектлары" номинациясендә җиңүчеләр:
Махсус бүләк: Егор Ставер (Ломоносов, Санкт-Петербург) - Ляппяярви күле һәм Төньяк Двина елгасы кадрлары өчен
Җиңүчеләрнең эшләрен Росводресурсы фотобанкы тулыландырачак һәм Агентлыкның рәсми сайтында һәм социаль челтәрләрендә тәкъдим ителәчәк, ә авторлар истәлекле бүләкләр алачак.
"Россиянең су байлыклары" икенче Бөтенроссия фотоконкурсы "Экологик иминлек" илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә. Аның төп максаты – җәмәгатьчелек игътибарын Россия су ресурсларыннан сак файдалану мәсьәләләренә җәлеп итү һәм үз эшләрендә илебезнең су объектларының матурлыгын һәм әһәмиятен чагылдырган талантлы фотографларга ярдәм итү.
Исегезгә төшерәбез, конкурсның беренче кышкы сезонында 1,4 меңнән артык фотоэш тәкъдим ителгән, ә 7 фотограф җиңүче булган.