ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт районындагы 900 кв.метрдан артык мәйданлы ике җир кишәрлегеннән туфракның уңдырышлы катламын законсыз алу һәм чыгару фактын теркәделәр.
Тикшерү нәтиҗәсендә эшләрнең махсус техника – йөк төягеч һәм йөк автомобиле ярдәмендә башкарылуы ачыкланды.
Хәзерге вакытта экологлар әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянның күләмен исәплиләр. Шулай ук хокук бозу факты буенча материаллар прокурор чараларын күрү өчен прокуратурага тапшырылды. Гаеплеләргә карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.6 ст. буенча административ җаваплылык яный.