Июнь аенда ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Яңа Чишмә авылында туфракның пычрануы турында мөрәҗәгать иткәннәр иде.
Идел-Кама идарәсе инспекторлары оператив рәвештә урынга барып, территорияне тикшерделәр. Хокук бозу расланды: экологлар нефть продуктлары белән пычранган участокны таптылар.
Экологик күзәтчелекне тәэмин итү бүлеге белгечләре туфрактан пробалар алдылар. Анализлар нәтиҗәләре буенча нефть продуктларының рөхсәт ителә торган иң чик концентрациясенең артуы ачыкланды.
Яңа Чишмә районы башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозмаска дигән кисәтү бирелде.
Башкарма комитет тарафыннан җиргә рекультивация үткәрелгән, хәзер территория тиешле экологик хәлдә.
Экологлар шулай ук туфрак үрнәкләрен кабат алдылар. Анализ нәтиҗәләре буенча артыклыклар ачыкланмады.