Татарстанда «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән 2392 автомобиль тикшерелде

2025 елның 29 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасында атмосфера һавасын автомашиналар тарафыннан пычрату дәрәҗәсен киметүгә юнәлдерелгән масштаблы «Чиста һава» операциясе дәвам итә. Контроль чаралар Татарстанның 23 районын колачлады.

1 сентябрьдән экологлар, ТР буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә, 2392 автотранспорт чарасын тикшерде:

- 2069 җиңел автомобиль

- 131 йөк автомобиле

- 192 автобус

46 транспорт чарасында (тикшерелгән машиналарның гомуми саныннан 1,9%) пычраткыч матдәләр чыгаруның билгеләнгән нормативларын арттыру ачыкланды, шулардан:

- 38 җиңел автомобиль

- 5 йөк машинасы

- 3 автобус

Мондый хокук бозуларны булдырмау буенча автомобиль хуҗалары белән аңлату эшләре алып барыла, шулай ук законнар нигезендә административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелә. Хокук бозучыларга 500 сум күләмендә штраф яки кисәтү яный.

Исегезгә төшерәбез, республика автомобиль юлларында тикшерүләр «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International