Кыртапа авылындагы чүплекне "яшел акча" хисабына бетергәннәр

2025 елның 24 июле, пәнҗешәмбе

Кама Тамагы районын мониторинглау барышында Экология министрлыгы инспекторлары Кыртапа авылы читендә көнкүреш калдыкларын рөхсәтсез җыю урынын ачыкладылар. Пычранган кишәрлекнең мәйданы – 900 кв.м, күләме – 800 куб.м. Элегрәк, каты көнкүреш калдыкларын үзәкләштерелгән җыю һәм чыгару системасы оештырылганчы, җирле халык үз чүп-чарларын монда чыгарган һәм туплаган булып чыкты.

Идарә белгечләре тарафыннан территорияне тикшерү акты төзелде. Кама Тамагы районы башкарма комитеты бу чүплекне район бюджетына кергән экологик түләүләр хисабына гамәлгә ашырыла торган табигатьне саклау чаралары исемлегенә кертү турында карар кабул итте. Хәзерге вакытта калдыкларны рөхсәтсез җыю урынын бетерү эшләре төгәлләнгән.
 
Әйтергә кирәк, экологик керемнәрне җәлеп итү әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик иминлекне арттыру буенча төрле проектларны гамәлгә ашыру өчен мөмкинлекләр ача. Әлеге финанслар ярдәмендә табигать территорияләрен торгызырга һәм якларга гына түгел, гражданнарда табигатькә карата җаваплырак мөнәсәбәт формалаштыру өчен шартлар да тудырырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International