Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген «Федераль экологик оператор» ФДУП генераль директоры Максим Погодин белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты

2025 елның 4 июле, җомга

Эшлекле киңәшмәдә Татарстанның экология министры Александр Шадриков катнашты.

ТР Хөкүмәте Йортында узган сөйләшү барышында яклар сәнәгатьнең әйләнә-тирә мохиткә йогынтысын киметү максатыннан җитештерү калдыклары белән эш итү һәм тупланган экологик зыян объектларын бетерү өлкәсендәге уртак проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

Татарстан һәм федераль экология операторының 2020 елдан бирле хезмәттәшлек итүдә уңай тәҗрибәсе бар. Ул вакытта I һәм II класслы куркынычлы калдыклар белән куркынычсыз эш итү шартларын тудыру һәм тупланган экологик зыянның аеруча куркыныч объектларын бетерү өлешендә хезмәттәшлек турында килешү төзелде.

Исегезгә төшерәбез, «Федераль экология операторы» ФДУП – бөтен ил масштабында төрле төрдәге һәм куркыныч класслы калдыклар белән эш итү белән шөгыльләнүче махсуслаштырылган оешма. I һәм II класслы куркыныч калдыклар белән эш итү буенча федераль оперетор булып тора. «Росатом» дәүләт корпорациясенә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International