2024 елда Ютазы районы территориясен мониторинглау барышында Экология министрлыгының Ык буе идарәсе инспекторлары Дим елгасы акваториясеннән гомумтаралган файдалы казылмаларны законсыз чыгару фактын ачыкладылар.
Җир асты байлыкларын законсыз чыгару нәтиҗәсендә әйләнә-тирә мохиткә 1 568 345,35 сумлык зыян китерелгән. Хокук бозучы үз теләге белән китерелгән зыянны каплаудан баш тартты, шуңа бәйле рәвештә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе Татарстан Республикасы Арбитраж судына дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итте. Суд дәгъва таләпләрен тулы күләмдә канәгатьләндерде.