Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Казансу елгасын экологик тернәкләндерүгә юнәлдерелгән «Ирекле агым» сынау проектының өченче этабы башланды. Бу хакта 3 июльдә «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Ольга Манидичева хәбәр итте.
Проект Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Экологик иминлек» илкүләм проекты ярдәмендә Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла. Проект республиканың иң мөһим елгаларының берсенең табигый гидрологик режимын торгызуга юнәлдерелгән.
«Казансу – Татарстан башкаласы өчен истәлекле елга. Социаль-экологик инициатива Татарстаннан иҗтимагый тавыш бирүгә куелган җиде проект составында белдерелде. Экология проекты безнең федераль коллегаларыбыз үткәргән барлык тавыш бирүләрдә беренче урынны алды. Без барыбыз да халыкның әйләнә-тирә мохитне яхшыртуга ихтыяҗының никадәр югары булуын аңлыйбыз», - дип билгеләде Ольга Манидичева.
Проектны гамәлгә ашыруның алдагы ике елында елганың ирекле агымына комачаулаучы 55 өем сүтелгән, Казансу үзәненнән һәм ярларыннан 800 капчыктан артык чүп-чар җыелган, судан 3800 кубометр агач чыгарылган.
«Ирекле агым» проектының өченче этабы кысаларында елганың инде чистартылган участокларын мониторинглауны дәвам итү, Казансуның яңа участокларына эшләр зонасын киңәйтү һәм халык арасында мәгърифәтчелек эшен көчәйтү планлаштырыла.
«Казансу елгасы өемнәрен җыю һәм зәңгәр күлләрне экотернәкләндерү Татарстанның уникаль су системасын торгызуның бердәм концепциясенең бер өлеше булып тора. «Ирекле агым» проекты ярдәмендә без елгага аның табигый агымын кайтарып кына калмыйча, сулыкның үзлектән чистарыну сәләтен арттырабыз, елга туризмы өчен уңай шартлар тудырабыз», – дип билгеләделәр матбугат конференциясендә катнашучылар.
Чарада шулай ук Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге рәисе Дмитрий Шиллер һәм Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе башлыгы Ринат Чиспияков катнашты.
Проект нәтиҗәләре Татарстанда гына түгел, бөтен Россиядә кече елгаларны экологик тернәкләндерү методикаларын эшләү өчен нигез булачак.