Экология министрлыгы хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоиспекциясе белән берлектә, «Чиста һава» операциясе кысаларында автомобильләрне тикшерүне дәвам итәләр, ул «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән уза.
Барлыгы 1104 автотранспорт чарасы тикшерелде:
876 җиңел автомобиль
40 йөк машинасы
188 автобус.
8 автотранспортта (4 җиңел машина, 3 автобус һәм 1 йөк автомобиле) артыклык очраклары ачыкланган, бу тикшерелгән машиналарның гомуми саныннан 0,7% өлешен тәшкил итә.
Министрлык хезмәткәрләре артыклык очраклары ачыкланган автотранспорт чаралары хуҗалары белән атмосфера һавасын саклау өлкәсендә табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында аңлату эшләре алып баралар һәм административ хокук бозу турында беркетмәләр төзиләр.
«Мондый чаралар республика иминлеге һәм халыкның сәламәтлеге өчен мөһим әһәмияткә ия. Без экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен даими рәвештә мондый тикшерүләр уздырырга планлаштырабыз», - дип билгеләп үтә Экология министрлыгы инспекторлары.
Тикшерүләр республиканың 12 районында үткәрелә. Алар 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, операциянең төп максаты – автотранспортның атмосфера һавасына тискәре йогынтысын киметү.