Лениногорск районында табигатьне саклау законнарын бозулар ачыкланды

2025 елның 30 июне, дүшәмбе

Күзәтчелек эшчәнлеге кысаларында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш идарәсе белгечләре Лениногорск районын тикшерделәр. Тикшерү нәтиҗәсендә төзелеш һәм башка калдыкларның рөхсәтсез ике зур чүплеге табылды.

Беренче участокта тимер-бетон әйберләр һәм пычранган грунт ташлау урыны теркәлде. Пычрану мәйданы 2 185 кв.метрдан артык, ә калдыклар күләме 1 500 кубометр чамасы.

Икенче участокта төзелеш калдыкларыннан тыш, автомобиль шиннары җыелган. Чүплек мәйданы монда – 2 840 кв.метр, калдыклар күләме – 2 000 кубометр чамасы.

Экология министрлыгы Лениногорск районы башкарма комитеты адресына мондый хокук бозуларга юл куймау һәм чүплекләрне бетерү өчен чаралар күрергә кирәклеге турында кисәтү юллады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International