Экологлар республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә кергән 3201 мөрәҗәгатьнең 2663ен карадылар һәм хәл иттеләр.
Министрлыкның интернет-кабул итү бүлмәсе аша 1381 хәбәр килгән, 1018 мөрәҗәгать «Мәктәп экопатруле» кушымтасына кабул ителгән. «Халык контроле» системасында 719 мөрәҗәгать теркәлгән, 83е – «ПОС» кире элемтә платформасында.
Иң популяр категория булып калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру мәсьәләсе кала – бу 1698 хәбәр (шуларның 1018е «Мәктәп экопатруле» кушымтасы аша кергән). Халык 476 тапкыр атмосфера һавасының сыйфатына, 361 тапкыр суның сыйфатына һәм 666 тапкыр башка мәсьәләләр буенча шикаять белән мөрәҗәгать иткән.
Исегезгә төшерәбез, әгәр сез табигатьне саклау өлкәсендә закон бозуларга тап булсагыз, мөрәҗәгатьләрне экологик кабул итү бүлмәсендә түбәндәге сылтама буенча калдырырга мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/priem.htm яки «Халык контроле» системасында: https://uslugi.tatarstan.ru/open-gov