Түбән Кама районын мониторинглау барышында Кама аръягы идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозу очрагын ачыкладылар. Түбән Кама читендә бетон блоклар чүплеге табылды.
Хокук бозуның гомуми мәйданы 512 кв.м тәшкил итә.
Инспекторлар туфракка китерелгән зыянны 814 мең сум күләмендә исәпләп чыгардылар. Хокук бозучы үз теләге белән зыянны түләүдән баш тартты.
Экологлар Казан шәһәренең Арбитраж судына дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать иттеләр, ул канәгатьләндерелде.