Зәйдә Экология министрлыгы инспекторлары Су кодексын бозуны ачыкладылар

2025 елның 19 июне, пәнҗешәмбе

Зәй районы территориясен тикшерү барышында Экология министрлыгының Кама аръягы идарәсе инспекторлары РФ Су кодексын бозу очрагын ачыкладылар – Зәй сусаклагычы су объекты акваториясеннән үз белдеге белән файдалану очрагы теркәлде. Хокук бозучы су объектын файдалануга бирү турында карардан башка гына металл конструкцияләрдән пирс төзегән.

Зәй шәһәре башкарма комитетына табигатьне саклау таләпләрен бозуның ярамавы турында кисәтү бирелде һәм су объектыннан файдалануга законлы хокук билгеләргә тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International