ТР Экология министрлыгының Идел-Кама идарәсе инспекторлары рөхсәтсез чүплекләрне ачыклады

2025 елның 18 июне, чәршәмбе

«Халык контроле» системасы аша халык мөрәҗәгатьләре буенча Идел-Кама идарәсе инспекторлары территорияләрне карарга чыктылар.

Алексеевск районының Шама авылында Колхоз урамында 47 кв.м мәйданда рөхсәтсез чүп-чар җыю урыны ачыкланды.

Шулай ук Яңа Чишмә районының Екатерина Бистәсе авылы читендә чүплек табылды. Пычранган кишәрлекнең гомуми мәйданы 28 кв.м тәшкил итә.

Экологлар торак пунктлар урнашкан авыл җирлекләре башкарма комитетларына таләпләрне үтәү һәм хокук бозуларны бетерү кирәклеге турында кисәтүләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International