Татарстан Республикасында «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «Чиста һава» оператив-профилактик чарасы дәвам итә. Операция ТР Экология министрлыгы тарафыннан – Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, ә 2024 елдан Ространснадзорның Идел буе федераль округы буенча төбәкара территориаль идарәсе белән берлектә башкарыла.
Бензин, дизель һәм газ моторлы автомашиналар тикшерелә. Операция башланганнан бирле хезмәткәрләр тарафыннан 428 автотранспорт чарасы, шул исәптән 345 җиңел автомобиль, 17 йөк автомобиле, 66 автобус тикшерелгән. Хәзерге вакытта тикшерү нәтиҗәләре буенча артыклык очраклары ачыкланмаган.
Операциянең төп максаты – автотранспорттан чыккан газларда пычраткыч матдәләр булу нормативларының үтәлешен тикшереп тору ярдәмендә автотранспортның атмосфера һавасы торышына тискәре йогынтысын киметү.
Исегезгә төшерәбез, «Чиста һава» оператив-профилактик чарасы 1983 елдан бирле ел саен җәйге чорда үткәрелә. 2025 елда операция республикада 43 нче тапкыр уздырыла. Ул 1 июньдә башланды һәм 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.