Ел башыннан республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә татарстанлылардан 2925 мөрәҗәгать килгән, аларның 2364е хәл ителгән инде.
Министрлыкның интернет-кабул итү бүлмәсе аша 1221 хәбәр килгән, 969 мөрәҗәгать «Мәктәп экопатруле» кушымтасына кабул ителгән. «Халык контроле» системасында 668 мөрәҗәгать теркәлгән һәм 67се – «ПОС» кире элемтә платформасында.
Иң популяр категория булып калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру мәсьәләсе кала – бу 1597 хәбәр (шуларның 969ы «Мәктәп экопатруле» кушымтасы аша кергән). Халык атмосфера һавасының сыйфатына 429 тапкыр, суның сыйфатына 329 тапкыр һәм башка мәсьәләләр буенча 570 тапкыр шикаять белән мөрәҗәгать иткән.
Исегезгә төшерәбез, мөрәҗәгатьләрне Татарстан Экология министрлыгының интернет-кабул итү бүлмәсендә: https://eco.tatarstan.ru/priem.htm яки «Халык контроле» системасында: https://uslugi.tatarstan.ru/open-gov калдырырга мөмкин