Менделеевскта Экология министрлыгы инспекторлары тарафыннан санкцияләнмәгән зур чүплек табылды

2025 елның 16 июне, дүшәмбе

Менделеевск шәһәре территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары калдыклар белән эш итү өлкәсендә табигатьне саклау законнарын бозуны ачыкладылар. «Химик» гараж ширкәте янында төзелеш һәм көнкүреш чүп-чарлары, агач калдыклары чүплеге табылган. Чүплекнең гомуми мәйданы 6 793 квадрат метр тәшкил итә.

Экология министрлыгы инспекторлары Менделеевск районы башкарма комитетына чүплекне бетерү кирәклеге турында кисәтү юллады. Хокук бозу буенча материаллар шулай ук Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсенә җибәрелде, чөнки чүплек территориясенең бер өлеше Тойма елгасының су саклау зонасында урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International