Казанда «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә торган «ЭкоЯз 2025» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2025 елның 10 июне, сишәмбе

Балалар бакчалары, мәктәпләр, гаиләләр, экоберләшмәләр һәм журналистлар экологиягә керткән өлешләре өчен бүген үзләренең бүләкләрен алдылар. Тантана «Татарстанда җәй» программасы кысаларында Елмай балалар паркында узды, ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән булдырылган иде.

Бүләкләүдә катнашудан тыш, катнашучылар экологик квестлар үттеләр, значоклар ясадылар һәм мастер-классларда ут ярдәмендә агачка рәсемнәр төшерделәр.

Җиңүчеләрне ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, быел конкурс инде унынчы мәртәбә уздырыла:

«Бүген без традицион «Экояз» конкурсына йомгак ясыйбыз. Актив катнашучыларга зур рәхмәт. 1 089 гариза – бу бик зур эш, беренче чиратта ата-аналар һәм педагоглар эше. Сезнең өлешегез, илебезнең чын патриотларын тәрбияләвегез өчен сезнең алда баш иябез. Сез бүген башкарган эш – ул безнең киләчәгебез».

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Россия экология җәмгыяте бүлекчәсе башлыгы Азат Җиһаншин, Татар табигатьне саклау районара прокуроры Алмаз Вәлиәхмәтов, Казан районара табигатьне саклау прокуроры Максим Артамонов катнашты.

Исегезгә төшерәбез, 31 майда ТР Премьер-министры Алексей Песошин иң яхшы муниципаль берәмлекләрне бүләкләде инде. Үзәге авыл җирлекләрендә булган районнар арасында Биектау районы җиңүче булды, үзәге шәһәрләрдә булган районнар арасында 1 урынны Кукмара районы алды. Шәһәр округлары арасында Казан иң яхшы шәһәр булып танылды.

Мондый инициативаларның аеруча әһәмиятен юбилейлы «Экояз»да катнашучылар үзләре дә билгеләп үтте.

«Без беренче атнадан ук конкурста катнаштык: калдыкларны сортларга аердык, өмәләргә чыктык һәм чүп-чар җыйдык. Үз балаларыбызда да файдалы гадәтләр тәрбияләдек. Экология – безнең тормышыбызның аерылгысыз өлеше һәм без, чыннан да, тиешле эш белән шөгыльләндек», – дип сөйлиләр «Экогаилә» номинациясендә җиңүче Скузловлар гаиләсе. 

«Экогаилә» номинациясендә «Экояз 2025» республика конкурсында җиңүчеләр:

3 урын – Степановлар гаиләсе, Менделеевск районы;

2 урын – Быковскийлар гаиләсе, Казан шәһәре;

1 урын – Скузловлар гаиләсе, Казан шәһәре.

18 яшькә кадәргеләр категориясендә «Экоярдәмче» номинациясендә:

3 урын – Азалия Хәннанова, Сарман районы;

2 урын – Яна Скузлова, Казан шәһәре;

1 урын – Арсений Смирнов, Казан шәһәре.

18 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр арасында «Экоярдәмче» категориясе:

3 урын – Зөлфия Әминова, Ютазы районы;

2 урын – Никита Шеховцев, Әлмәт районы;

1 урын – Оксана Букина, Казан шәһәре.

«Экоберләшмә» номинациясендә:

3 урын – Буа районының «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (студентлар) формированиеләре үзәге» МБУ;

2 урын – Нурлат районының «ЭКО-буын» экоберләшмәсе;

1 урын – Мөслим гимназиясенең «Экокалейдоскоп» берләшмәсенең «Экодоблесть» отряды.

«Кече төркем (балалар бакчалары)» категориясендә «Экокоманда» номинациясендә җиңүчеләр:

3 урын – Балтач районының Карадуган катнаш төрдәге балалар бакчасы;

2 урын – Балтач районының «Тургай» катнаш төрдәге Норма балалар бакчасы;

1 урын – Баулы районының 7 нче «Колокольчик» балалар бакчасы.

«Экокоманда» номинациясендә, өлкән категория (мәктәпләр):

3 урын – 3 нче Минзәлә мәктәбе;

2 урын – 2 нче Аксубай мәктәбе;

1 урын – Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбе.

Конкурс кысаларында шулай ук санитар-экологик икеайлыкны яктыртуда актив катнашкан журналистлар да бүләкләнде.

Интернет-басмалар категориясендә җиңүчеләр:

3 урын – Гөлгенә Гыйльманова, «Ватаным Татарстан» газетасы;

2 урын – Людмила Губаева, «Реальное время» интернет-газетасы.

1 урын – Наталья Рыбакова, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

«Телевизион ММЧ» категориясендә:

3 урын – Люция Шәрәфиева, «Болгар» радиосы һәм Резеда Гиняева, «Татмедиа» АҖ филиалы, «Нурлат-информ»;

2 урын – Алабуга яңалыклар хезмәте, «Елабуга 24»  телеканалы;

1 урын – Инна Данилова, «Татарстан» ДТРК Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе филиалы.

Фотопозитив өчен махсус приз – Эльвина Юнысова.

Барлык номинацияләр рейтингы белән сылтама буенча танышырга мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/2025-8229149.htm

Быел җиңүчеләргә иң файдалы бүләкләр: Россия буйлап сәяхәт, планшетлар, смарт-сәгатьләр, колакчыннар, колонкалар һәм башкалар бирелде.

Барлык призерларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә табигатьне саклау юлында уңышлар телибез!

Исегезгә төшерәбез, чара «Яшел эшләр марафоны» акциясе кысаларында һәм «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән узды.

«Россия суы» Бөтенроссия акциясе: Менделеевск районында Кама ярларын чистарттылар

Менделеевск районында «Россия суы» Бөтенроссия елга һәм сулык ярларын чистарту акциясе кысаларында өмә узды.

Чарада җирле халык һәм экология оешмалары волонтерлары катнашты. Уртак эш Кама елгасы ярларын җыелган чүп-чардан нәтиҗәле чистартырга мөмкинлек бирде.

Җыештыру нәтиҗәләре буенча катнашучылар 370  капчык күләмендә төрле калдыклар җыйды. Исегезгә төшерәбез, чара «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International