Бүген Су ресурслары федераль агентлыгы тарафыннан видеоконференцэлемтә режимында Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимын җайга салу буенча ведомствоара эш төркеме утырышы уздырылды.
Татарстан Республикасыннан утырышта Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнашты.
Утырышта гидроузелларның 11 июньнән 10 июльгә кадәр эш режимын билгеләү мәсьәләсе каралды.
Куйбышев сусаклагычының су дәрәҗәсе 9 июньгә Югары Ослан гидропосты буенча 53,08 м БС, гидроузелның өске бьефында 53,02 м БС тәшкил итә.
Куйбышев сусаклагычы җәйге чорга нормаль терәк дәрәҗәсенә кадәр тулган (53 м БС), бу Куйбышев сусаклагычының су ресурсларыннан файдалану кагыйдәләре тәкъдимнәренә туры килә.
Түбән Кама сусаклагычы транзит режимында эшли.
ТР Экология министрлыгы Росводресурсы тәкъдим иткән сусаклагычлар гидроузелларының эш режимын хуплады:
- Куйбышев: ташлау чорына уртача чыгым 5500-6000 куб.м/с;
- Түбән Кама: гидроузел плотинасы янындагы өске бьефта су биеклеген 63 -63,75 м БС тамгаларында тотарга.
Билгеләнгән режимнар Росводресурсы сайтында бастырылачак.
Киләсе утырыш 9-10 июльгә планлаштырылган.