Ел башыннан бирле экологлар тарафыннан мөрәҗәгатьләрнең 80% хәл ителгән

2025 елның 9 июне, дүшәмбе

Ел башыннан республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 2790 мөрәҗәгать кергән, шуларның 2231е хәл ителгән инде.

Министрлыкның интернет-кабул итү бүлмәсе аша 1169 хәбәр килгән, 941 мөрәҗәгать «Мәктәп экопатруле» кушымтасына кабул ителгән. «Халык контроле» системасында 624 мөрәҗәгать теркәлгән, 56сы – «ПОС» кире элемтә платформасында.

Иң популяр категория булып калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру мәсьәләсе кала – бу 1538 хәбәр (шуларның 941е «Мәктәп экопатруле» кушымтасы аша кергән). Халык атмосфера һавасының сыйфатына 397 тапкыр, суның сыйфатына 313 тапкыр һәм башка мәсьәләләр буенча 542 тапкыр шикаять белән мөрәҗәгать иткән.

Барлык килгән мөрәҗәгатьләрнең 80% оператив рәвештә каралган һәм инде хәл ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International