Татарстанның яңа экогеройларын каршы алабыз! Киләсе атнада ук без «ЭКОяз 2025» йомгак ясаячакбыз

2025 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

10 июньдә «Елмай» паркында «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә торган «ЭкоЯз 2025» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы була. 

Быел конкурс 8 атналык экологик марафон форматында узды. Бу вакыт эчендә катнашучылар сыерчык оялары ясадылар, агач утырттылар, яр буе территорияләрен җыештырдылар, калдыкларны аерым җыю буенча акцияләр үткәрделәр һәм башкалар. Иң актив татарстанлыларны бүләкләргә вакыт җитте! 

Барлыгы 1 089 гариза керде, шул исәптән:

«Экоярдәмче» – 73 гариза;

«Экоберләшмә» – 95 гариза;

«Экокоманда» (балалар бакчалары) – 406 гариза;

«Экокоманда» (мәктәпләр) – 374 гариза;

«Экогаиләләр» - 109 гариза;

«Экопартнерлар» (ММЧ) – 32 гариза.

Иң актив районнар Арча, Менделеевск, Түбән Кама, Саба районнары һәм Чаллы шәһәре. 

Конкурс барышында 17 769 экологик чара үткәрелде, шул исәптән:

• «Экоярдәмче» – 1 691 чара

• «Экоберләшмә» – 1 588 чара

• «Экокоманда» (балалар бакчалары) – 6 877 чара

• «Экокоманда» (мәктәпләр) – 5 401 чара

• «Экогаиләләр» – 2 212 чара

Иң яхшы районнар инде үз бүләкләрен алдылар, ә киләсе сишәмбедә «Экогаилә», «Экоярдәмче», «Экоберләшмә», «Экокоманда» һәм «Экопартнерлар» номинацияләрендә җиңүчеләрне бүләкләү булачак.

10 июньдә 11:30 сәгатьтә Кремль яр буендагы «Елмай» балалар паркында очрашабыз. Бүләкләүдән тыш, барлык катнашучыларны интерактив эко-станцияләр, мастер-класслар һәм эко-квестлар көтә.

Исегезгә төшерәбез, «Экояз» республика акциясе 2016 елдан башлап санитар-экологик икеайлык кысаларында ел саен 1 апрельдән 31 майга кадәр уза. Конкурсның максаты – халыкның барлык катламнарын табигатьне саклау эшчәнлегенә җәлеп итү, иң яхшы инициативаларны ачыклау һәм иң актив катнашучыларны бүләкләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International