Чистай районын мониторинглау кысаларында Идел-Кама идарәсе инспекторлары рөхсәтсез ике чүплек урынын ачыкладылар.
Калдыкларның беренче урыны Чистайда, Биектау янында табылды. Хокук бозуның гомуми мәйданы – 140 кв.м, күләме – 119 куб.м.
Икенче законсыз чүплек урыны вертолет очышыннан соң ачыкланды. Нәриманов урамында төзелеш калдыклары чүплеге табылды. Гомуми мәйданы – 840 кв.м, күләме – 210 куб.м.
Чистай районы башкарма комитеты адресына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау һәм чүплекләрне бетерү турында кисәтүләр җибәрелде.