Татарстанда «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән «Чиста һава» операциясе башланды

2025 елның 2 июне, дүшәмбе

1 июньнән 30 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның Дәүләт автоинспекциясе һәм Идел буе федераль округы буенча Ространснадзорның төбәкара территориаль идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, автотранспорт чараларының кулланылган газларында пычраткыч матдәләрнең артуын ачыклау буенча чаралар үткәрәчәкләр. Операция чорында 6 меңнән артык автомобильне тикшерү планлаштырыла.

Эчке яну двигателе булган автомобильләрнең барлык төрләре дә экологик яктан тикшереләчәк.

2024 елда операция барышында 6482 автотранспорт чарасы тикшерелгән:

- 5910 җиңел автомобиль;

- 420 йөк машинасы;

- 152 автобус.

177 автомашинадан чыккан газларда пычраткыч матдәләр буенча нормаларның артуы ачыкланган, бу гомуми күләмнең 2,7% өлешен тәшкил итә.

Татарстанда газларда зарарлы матдәләр күләме арткан автомобильләр саны кимү буенча тотрыклы тенденция күзәтелә, бу автомобиль паркын әкренләп яңарту, физик һәм мораль яктан искергән автомашиналарны эксплуатациядән чыгару, шулай ук экологик характеристикалары яхшыртылган мотор ягулыгы җитештерү һәм сату белән бәйле. 1994 елдан башлап, операция нәтиҗәләре буенча, газларда пычраткыч матдәләр күләме арткан автотранспорт өлеше 10 тапкырга кимегән.

Исегезгә төшерәбез, «Чиста һава» операциясе 1983 елдан бирле бара. Тикшерү төп автомагистральләрдә һәм контроль-үткәрү пунктларында уза. Төп максат – автотранспортның атмосфера һавасына тискәре йогынтысын булдырмау.

Белешмә: 2023 елда 6886 автотранспорт чарасы тикшерелгән, 184 автомобиль экологик тикшерүне узмаган;

2022 елда 6570 транспорт чарасы тикшерелгән, 183 хокук бозу очрагы ачыкланган;

2021 елда 6201 транспорт чарасы тикшерелгән, 172 хокук бозу очрагы ачыкланган;

2020 елда 6588 транспорт чарасы тикшерелгән, 220 хокук бозу очрагы ачыкланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International