Бу ял көннәрендә Комсомольское күлендә Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә экологик акция узды. Чара ел саен ун елдан артык үткәрелә һәм активистлар һәм җирле халык арасында күркәм традициягә әверелде.
Волонтерлар һәм битараф булмаган кешеләр күл ярларын җыештыруда актив катнаштылар. Өмә нәтиҗәләре буенча 42 капчык чүп-чар җыелды. Анда 90 активист, шул исәптән үзләрен чын табигать сакчылары итеп күрсәткән Татарстанның яшь натуралистлары катнашты.
Илнең табигый һәм мәдәни мирасын өйрәнү белән мавыгучылар өчен махсус булдырылган инициатива – «География дәресе ТҮГЕЛ» аеруча игътибарны җәлеп итте. А.А.Леонов исемендәге Рус география җәмгыятенең су асты-тикшеренү отряды җитәкчелегендә катнашучылар Россия һәм Татарстанның карта-пазлын туплый, дайвинг нигезләрен һәм диңгез төеннәрен бәйләү техникасын үзләштерә, туган республиканың флорасы һәм фаунасы белән таныша алдылар.
Экоакциядә шулай ук «Табигатьтә фенологик үзгәрешләр» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Балалар үзләренең матур рәсемнәре өчен лаеклы бүләкләр алдылар.
Мондый акцияләр үсеп килүче буын арасында экологик культура тәрбияли, бу исә «Экологик иминлек» илкүләм проектының максатларына ирешүгә ярдәм итә.