Татарстан санитар-экологик икеайлыкка йомгак ясады: гражданнарның катнашу дәрәҗәсе арта, шикаятьләр саны кими.
Татарстан Республикасында 1 апрельдән 31 майга кадәр узган традицион санитар-экологик икеайлык тәмамланды. Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган традицион шимбә киңәшмәсендә билгеләп үткәнчә, җыештыру буенча массакүләм чараларда республикада яшәүче 350 меңнән артык кеше катнашкан. 8,5 мең берәмлектән артык техника җәлеп ителгән, 335 мең кубометр чамасы калдык чыгарылган, 350 меңгә якын агач һәм куак утыртылган.
Бу елның төп тенденциясе – экологик кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгатьләр санының кимүе. Узган ел шушы чорда 2 737 мөрәҗәгать кергән булса, 2025 елда — 1 601. Барлык мөрәҗәгатьләрнең 74% артыгы оператив рәвештә каралды һәм хәл ителде. Мөрәҗәгатьләрнең күп өлеше рөхсәтсез чүплекләр, һава һәм су объектларының сыйфаты мәсьәләләренә кагыла. Превентив эшкә, экологик культураны таратуга һәм яшьләрне экологик бурычларны хәл итүгә җәлеп итүгә басым ясалды.
«Шунысы мөһим, безгә яшәүчеләрнең барлык буыннары да актив ярдәм итә, ә иң мөһиме – балалар! Ел саен үткәрелә торган «Мәктәп экопатруле» конкурсы да моңа дәлил булып тора, ул инде эко-җаваплылыкны үстерү өчен чын платформага әверелде. Без калдыкларны рөхсәтсез ташлау урыннары координаталары белән 653 мөрәҗәгать алдык. Бу балаларның экологик көн тәртибенә кертелгәнлеген исбатлый. Мөрәҗәгатьләрнең 91% ы инде хәл ителгән», – дип билгеләп үтте министр.
«Халык контроле» системасы халык тарафыннан иң кирәкле дәүләт органнары белән элемтә каналларының берсе булып кала бирә. Әлеге система аша ел башыннан 550 сорау кергән, шуларның 295е – санкцияләнмәгән чүплекләр өлешендә.
Республика буенча 1 апрельдән барлык күзәтчелек органнары тарафыннан 4 мең тәртип бозу очрагы ачыкланган (3 890), 2 366сы бетерелгән. Калдыкларны рөхсәтсез ташлау өлешендә 1362 хокук бозу очрагы ачыкланган.
Ачыкланган хокук бозулар буенча 1 513 кисәтү белдерелгән.
2 меңләп кеше административ җаваплылыкка тартылган (1 985), 6,5 млн.сумлык штраф салынган. 49 таләп куелган, шуларның 39ы – тәртип бозуларны бетерергә мәҗбүр итү, 10ы – әйләнә-тирә мохиткә 2,1 миллион сумлык зыянны каплау.
Экология министры санитария икеайлыгында республика территориясенең җирдән, һавадан һәм судан тикшерелүен искә төшерде.
«Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ белән берлектә 6 рейд оештырылган, 85 хокук бозу очрагы ачыкланган.
2 авиаочыш үткәрелгән, 424 хокук бозу очрагы теркәлгән. Шулай ук, Россия тимер юллары белән берлектә, тимер юллар буйлап комиссион йөрүләр үткәрелгән.
Чаралар күрү өчен барлык материаллар районнар адресына җибәрелгән.
Аерым игътибар проблемалы мәсьәләләргә — атмосфера һавасының сыйфатына, сулыкларга ташлауларга һәм рөхсәтсез чүплекләрне бетерүгә бирелә. Алар барысы да Министрлык һәм муниципалитетларның аерым контролендә.
Экология министры А.В. Шадриков республика халкына битараф булмаганнары һәм актив позицияләре өчен рәхмәт белдерде, Татарстанның массакүләм катнашуы нәтиҗәсендә инде дүртенче ел рәттән "Экологик иминлек" илкүләм проектының "Россия суы" Бөтенроссия акциясендә беренче урынны алуын ассызыклады.
Белешмә өчен: икеайлыкның төп максаты – торак пунктлар территорияләрен санитар чистарту, кышкы чорда җыелган чүплекләрне ачыклау һәм бетерү, кар капламы эреп беткәннән соң территорияләрне тиешле экологик һәм санитар-эпидемиологик хәлгә китерү.