Әлмәт районында Су кодексы таләпләрен бозу очрагы бетерелде

2025 елның 28 мае, чәршәмбе

Элегрәк, Әлмәт районының Җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеге комитетыннан алынган мәгълүматлар нигезендә, Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары Яңа Кәшер авылы территориясен тикшерергә чыкканнар иде. Нәтиҗәдә Тавабилов урамында Урсала елгасы янында үзәннең үзгәрү эзләре барлыгы ачыкланды. Елганың кушылдыгын чыгару өчен канал казылган, бу РФ Су кодексының 11 ст. таләпләрен бозу булып тора. Әлмәт районы башкарма комитеты адресына кисәтү юлланды.

Кабат тикшерү барышында Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары хокук бозуның бетерелүен, елганың табигый торышы торгызылуын теркәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International