1 апрельдән «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән уздырыла торган санитар-экологик икеайлык кысаларында муниципаль берәмлекләр тарафыннан 267 мең кубометрдан артык каты көнкүреш калдыклары чыгарылган, территорияләрне чистартуга 317 меңгә якын кеше һәм 4,5 мең берәмлек техника җәлеп ителгән. Татарстанда 275 меңнән артык агач һәм куак утыртылган.
Икеайлык кысаларында Экология министрлыгы һәм башка күзәтчелек органнары тарафыннан табигатьне саклау законнарын бозуның 3190 очрагы ачыкланды, шуларның 1 186сы - калдыкларны рөхсәтсез ташлау.
Министрлык, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ белән берлектә, юл буе полосаларының санитар-экологик торышын тикшереп тору эшен дәвам итә. Биш тапкыр юлга чыгып, 74 хокук бозу очрагы ачыкланды.
Шулай ук Горький һәм Куйбышев тимер юлларына бүленгән полосаларны карап чыгу оештырылды. Казан, Чаллы, Биектау, Зеленодольск, Тукай, Түбән Кама, Зәй, Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә һәм Ютазы районнары тикшерелде, 116 чүплек табылды.
Татарстанны һавадан күзәтү барышында 424 хокук бозу очрагы ачыкланды. 19 район һәм Чаллы шәһәре тикшерелде.
Ачыкланган хокук бозулар турында мәгълүмат республика халкыннан да килә. 1 апрельдән иҗтимагый экокабул итү бүлмәсенә 1 362 мөрәҗәгать кергән (калдыклар өлешендә - 919, су объектларын пычратуга карата - 127, һаваны пычратуга карата - 123 һәм башка мәсьәләләр буенча - 193). Ел башыннан 2 326 мөрәҗәгать кергән.
Исегезгә төшерәбез, санитар икеайлык Татарстанда республика Рәисе Р.Н.Миңнеханов кушуы буенча һәм «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә. Табигатьне саклау законнарын бозу турында Министрлыкның интернет-кабул итү бүлмәсенә хәбәр итәргә була: https://eco.tatarstan.ru/priem.htm