Безнең белән бер дулкында бул! Татарстанда «Экодулкын» яшьләр оешмалары форумы уза

2025 елның 14 мае, чәршәмбе

2025 елның 13-15 маенда «Байтик» сәламәтләндерү-укыту комплексы базасында (Крутушка бистәсе) «Экодулкын» яшьләр экология оешмаларының IX Республика форумы уза. Форумда 150дән артык яшь эколог катнаша: балалар һәм яшьләр берләшмәләре вәкилләре һәм Татарстан студентлары. Ачылышта балаларны ТР Экология министрлыгының мәгълүмат системалары һәм экологик агарту идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин сәламләде.

Форум программасында табигатьне саклау, экологик белем бирү мәсьәләләренә багышланган интерактив лекцияләр, дискуссияләр, мастер-класслар һәм түгәрәк өстәлләр планлаштырылган. 

Белем бирү лекҗориенда эколог һөнәре турында минерал-чимал һәм су ресурслары идарәсе башлыгы Вячеслав Долгов сөйләде. Ул Экология министрлыгы эшчәнлеген җентекләп яктыртты һәм катнашучыларны ведомствоның проектлары һәм инициативалары белән таныштырды.

Форумның төп чарасы экология берләшмәләренең «Бер-береңә экология турында» IV Республика конкурсы булачак. Конкурста катнашучылар әйләнә-тирә мохитне саклау, хайваннарны яклау һәм экологик белем бирү буенча үз проектларын күрсәтәчәкләр. Җиңүче үз идеясен тормышка ашыру өчен грант ярдәме алачак.

Исегезгә төшерәбез, «Экодулкын» форумы Татарстан Республикасының «Чиста булачак» яшьләр экология оешмасы тарафыннан оештырылган һәм ул яшь буынны табигатькә сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлдерелгән, бу исә «Экологик иминлек» илкүләм проектының максатларына ирешүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International