Түбән Кама суды экологларның хокук бозучыга карата дәгъвасын канәгатьләндерде

2025 елның 30 апреле, чәршәмбе

ТР Экология министрлыгы Түбән Кама шәһәр судына калдыклар ташлау нәтиҗәсендә әйләнә-тирә мохиткә зыян китерү факты буенча физик затка дәгъва белән мөрәҗәгать итте. «Нефтехимик» бакчачылык ширкәтендә Алабуга районы территориясендә Костенеевка авыл җирлегендә 82 кв.м. мәйданда калдыклар ташлау урыны табылды.

Элегрәк физик затка ачыкланган хокук бозуларны бетерү турында кисәтү җибәрелгән иде. Әмма Министрлык адресына чүплекне бетерү турында мәгълүмат килмәде.

Россия Табигать министрлыгының «Әйләнә-тирә мохит объекты буларак туфракка китерелгән зыян күләмен исәпләү методикасын раслау турында»гы боерыгы нигезендә туфракка китерелгән зыян исәпләнде, ул 64 183 сум тәшкил итте.

Ирекле тәртиптә зыян кайтарылмады, хокук бозу кисәтүдә билгеләнгән вакытта бетерелмәде. Татарстан Республикасы Түбән Кама шәһәр суды карары белән Министрлыкның зыянны каплау һәм чүплекне бетерү турындагы дәгъва гаризасы канәгатьләндерелде. Суд хокук бозучыга зыянны мәҗбүри рәвештә түләргә мәҗбүр итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International