Татарстанда санитар-экологик икеайлык барышы турында бүген республика Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка экология министры Александр Шадриков хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда 1 апрельдә «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән старт алган чисталык марафонына 147 мең кеше кушылган инде. Бу – кешеләр, предприятиеләр һәм оешмалар, табигатьне саклау ведомстволары.
Барлык муниципалитетларда өмәләр дәвам итә. Икеайлык башланганнан бирле полигоннарга 62 мең кубометрга якын каты коммуналь калдыклар чыгарылган, 4 мең берәмлек махсус техника кулланылган, 74,5 мең агач һәм куак утыртылган.
Икеайлык чорында барлык күзәтчелек органнары тарафыннан 1 813 хокук бозу очрагы ачыкланган, шуларның 859 – чүплекләр (узган ел шушы чорда 1500 хокук бозу очрагы ачыкланган, шуларның 656 – чүплекләр). 606 беркетмә төзелгән, 300 мең сумнан артык административ штраф салынган (2024 елда – 498 беркетмә, 688,5 мең сум).
Хокук бозуларның характеры үзгәрми, болар – төзелеш, авыл хуҗалыгы һәм җитештерү калдыклары чүплекләре, йорт яны территорияләрен чүпләү.
«Апрель аенда 859 рөхсәтсез чүп-чар ташлау урыны ачыкланган, бары тик 153 генә юк ителгән! Кайбер районнарда чүплекләрне ачыклау һәм бетерү буенча эш асылда алып барылмый», – диде Александр Шадриков. «Ел башыннан бирле безгә 1823 мөрәҗәгать килде. 1 апрельдән республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 873 мөрәҗәгать кергән, шуларның 531е – чүплек категориясе буенча. Слайдта сез иң күп шикаятьләр белән муниципаль районнарны күрәсез». Татарстан Рәисе халыктан шикаятьләр күп килгән район башлыкларына мөрәҗәгать итеп, санитар икеайлык кысаларында эшне көчәйтергә киңәш итте.
Экология министры шулай ук республикада икеайлык кысаларында барган авиаочышлар нәтиҗәләре һәм Россия тимер юллары һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ белән тәртип бозуларны ачыклау буенча уртак эш турында сөйләде. Әйтик, 3 һәм 16 апрельдә ике авиаочыш узган, республиканың 19 районы һәм Чаллы шәһәре территориясе тикшерелгән.
Һавадан барлыгы 424 бозу очрагы ачыкланган. Болар – рөхсәтсез калдыклар туплау, су һәм җир законнарын бозу урыннары. (334 очракта НРО, 68 очракта су законнарын бозу, 22 очракта җир хокукларын бозу).
Иң күп хокук бозулар Әлмәт, Чистай һәм Бөгелмә районнарында ачыкланган.
«Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ белән юл буе полосаларын тикшерү дәвам итә. 16 сәфәр кылынган, 56 чүп-чар очрагы ачыкланган. Май аенда сәфәрләр дәвам итәчәк.
Россия тимер юллары белән рейдлар барышында 111 хокук бозу очрагы ачыкланган.
Тәртип урнаштыруга республика Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының подряд оешмалары да актив кушылган.
Региональ һәм федераль әһәмияттәге гомуми файдаланудагы юлларның юл буе полосаларыннан 4 мең кубометрдан артык калдык җыеп алынган, 1,5 мең кеше һәм 170 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән.
Александр Шадриков оператив җавап бирүнең мисалы итеп Питрәч һәм Лаеш районнарын китерде. Доклад ахырында ул башкарма комитетлар җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте һәм май бәйрәмнәренең башлануы турында искәртте. «Үз докладым ахырында киләсе дача сезонына игътибар итәргә телим. Традиция буенча, бу чорда без калдыкларны туплау өчен урыннар җитмәүгә карата бик күп шикаятьләр алабыз.
Өстәмә контейнерлар урнаштыруны һәм халык һәм СНТ рәисләре белән профилактик эш алып баруны күздә тотарга кирәк».
Экология министры барысын да Үзәк республика өмәсенә чакырды, ул бүген республиканың барлык районнарында уза. Үзәк мәйданчык Мирный бистәсендәге Каенлык булачак.