Бүген яшьләрнең «Чиста булачак» экологик хәрәкәте 10 еллыгын билгеләп үтә!

2025 елның 25 апреле, җомга

«Чиста булачак» яшьләр экология хәрәкәте 2015 елның 25 апрелендә оештырылды һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә үсә. 

Бу көнне, 10 ел элек, 150 кеше − Экология министрлыгы җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре, битараф булмаган яшьләр − Казанның яшь парлар паркында беренче экологик чара үткәргәннәр.

Эшчәнлек елларында хәрәкәткә Татарстанда яшәүче 10 меңнән артык кеше кушылды, ә чараларда катнашучыларның гомуми саны 265 меңнән артып китте. 

Агарту эшчәнлеге – «Чиста булачак»ның өстенлекле юнәлешләренең берсе. Ел саен активистлар балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, көллиятләрдә, югары уку йортларында һәм башка мәйданчыкларда экологик дәресләр үткәрәләр. Хәрәкәт шулай ук экологик культураны үстерүгә юнәлдерелгән профильле сменалар, форумнар, тематик онлайн-марафоннар, конкурслар һәм фестивальләр оештыра. 10 ел эчендә экоактивистлар көче белән үткәрелгән:

● 3 664 экологик агарту чарасы

● 75 ишегалды лагере һәм «Минем ЭКОҗәем» бәйрәме

● 31 конкурс

● 19 профильле балалар сменасы, палаткалы лагерьлар һәм слетлар

● 17 конференция һәм семинар

● 12 «Чиста булачак» профильле сменасы

● 6 республика форумы

Хәрәкәт эшчәнлегенең аерылгысыз өлеше булып табигатьне саклау эшчәнлеге тора. 2015 елдан «Чиста булачак» активистлары үткәргән чаралар:

● 1 851 табигатьне саклау чарасы

● Икенчел чимал җыю буенча 389 акция

● Агач һәм үсемлекләр утырту буенча 365 акция

● Хайваннарны яклауга багышланган 264 акция

● 110 социаль акция

● 6 экологик тур

2020 елда «Чиста булачак» хәрәкәте республика территориясендә ирекле һәм хәйрия эшчәнлеген үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте белән билгеләп үтелде. 2024 елда «Чиста булачак» #МЫВМЕСТЕ халыкара премиясенең төбәк этабында «Тормыш өчен территория» номинациясендә җиңүче булды.

«Чиста булачак» хәрәкәте — инициативаны үз кулларына алучы һәм үз ишегалдында, шәһәрдә, республикада чистарак һәм уңайлырак булсын өчен эшләүче кешеләр берләшмәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International