2024 елда Министрлык тарафыннан экологик контрольне гамәлгә ашыру кысаларында «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында» федераль законның 51 ст. һәм РФ Җир кодексының 13, 42 ст. таләпләрен бозу ачыкланды. Түбән Кама районы территориясендә 318 кв.м мәйданда бетон әйберләр һәм төзелеш кирпече ватыклары рәвешендә чүпләр тупланган.
Җир кишәрлекләре дәүләт муниципаль милкендә тора. Район башкарма комитеты адресына хокук бозуларны ирекле рәвештә бетерү турында таләпләр җибәрелгән иде, әмма калдыклар юк ителмәгән. Министрлык Түбән Кама шәһәр судына дәгъва белән мөрәҗәгать итте, ул хокук бозуларны бетерү турындагы дәгъва таләпләрен канәгатьләндерде һәм башкарма комитетны санкцияләнмәгән чүплекне бетерергә мәҗбүр итте.