1 гыйнвардан республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 1541 мөрәҗәгать килгән, шуларның 950се хәл ителгән.
Министрлыкның интернет-кабул итү бүлмәсе аша 723 хәбәр килгән, 436 мөрәҗәгать «Мәктәп экопатруле» кушымтасына кабул ителгән. «Халык контроле» системасында – 351, «ПОС» кире элемтә платформасында 31 мөрәҗәгать теркәлгән.
Иң популяр категория булып калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру мәсьәләсе кала – бу 761 хәбәр (шуларның 436сы «Мәктәп экопатруле» кушымтасы аша кергән). Халык атмосфера һавасының сыйфатына карата – 244, суның сыйфатына карата – 194 һәм башка мәсьәләләр буенча 342 тапкыр шикаять белән мөрәҗәгать иткән.
Исегезгә төшерәбез, санитар-экологик икеайлык чорында табигатьне саклау кагыйдәләрен бозуларны ачыклауда халык үзе ярдәм итә. Мөрәҗәгатьләрне экологик кабул итү бүлмәсендә түбәндәге сылтама буенча калдырырга мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/priem.htm