Тиздән бөтен ил Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәк.
Бу вакыйга алдыннан без «Без сезнең исемнәрегезне хәтерлибез...» рубрикасын дәвам итәбез. Бүген гаиләсенең герое Михаил Ильич Паредчин хөрмәтенә оныгы Павел Юрьев шигырь укый.
«Бабамның бабасы Михаил Ильич 1910 елда Краснодар краенда туган. Сугыш елларында 41 нче гвардия миномет полкында атаклы «Катюша»ларда сугышкан.
Карт бабай чын батырлык кылган: миномет уты астында ул 15 солдат һәм офицерны коткарган, аларга медицина ярдәме күрсәткән һәм госпитальгә озатырга ярдәм иткән. Ул «Батырлык өчен» бүләген алган! Сугыштан соң да ул ярдәм итә: туган станицасында ветеринар булып эшли. Минем бабам - чын герой!» – дип уртаклаша Павел.
Каһарманнарга мәңгелек дан! Мәңгелек дан!