Россиядә кыргый табигатьтә ак барсны өйрәнү буенча эшне көчәйтәчәкләр

2025 елның 15 марты, шимбә

Бүген, 15 мартта, «Дөньяда ак барсны өйрәнү һәм саклау. Көчләрне берләштерү» халыкара конференциясенең актыккы көнендә «Ирбис» ак барсны өйрәнү һәм саклау үзәге» төбәкара ассоциациясе һәм «Ак барс эзләре буенча» иҗтимагый ирекле хәрәкәт арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Килешү табигатьне саклау буенча уртак фәнни-тикшеренү һәм эко-агарту эшен үстерүгә, Россия Федерациясендә ак барс популяциясен саклауга һәм торгызуга багышланган проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән, бу «Экологик иминлек» илкүләм проектының бер өлеше булып тора. Беренче эшләр якын киләчәктә башланачак, кыргый табигатьтә экспедицияләр санын арттыру планлаштырыла.

«Безнең өчен бу мөһим адым. Без илебездә ак барсны саклап калу өчен уртак адымнар ясарга кирәк икәнлеген аңлыйбыз, чөнки бары тик уртак эш кенә зур нәтиҗәләргә китерә алачак. Безнең хезмәттәшләребез – «По следам снежного барса» хәрәкәте – үзләрен фәннең кирәкле ярдәмчеләре итеп күрсәттеләр. Балалар инде күп еллар Сайлюгем милли паркы хезмәткәрләренә экспедиция эшендә бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтәләр, һәм без Ассоциация ярдәме белән тагын да күбрәк эшли алачагыбызны аңладык. Без бу юнәлешне алга таба да үстерәчәкбез һәм Алтайны гына түгел, ә ак барслар яши торган башка төбәкләрне дә колачлый алачакбыз», – дип сөйләде килешүгә кул куйганнан соң «Ирбис» ак барсны өйрәнү һәм саклау үзәге» төбәкара ассоциациясе директоры Дарья Петрова.

«Тауларга йөрү – разведкага йөрү кебек. Ышанычлы кешеләр белән генә. «Ирбис» ассоциациясе белән тауларга йөрергә мөмкин! Шуңа күрә безгә бу килешүне имзалау турында тәкъдим килгәне өчен рәхмәтлебез. Россиядә һәм дөньяда ак барсны саклау өстендә бергәләп эшләячәкбез», - дип өстәде «По следам снежного барса» иҗтимагый ирекле хәрәкәт җитәкчесе Игорь Паутов.

«Дөньяда ак барсны өйрәнү һәм саклау. Көчләрне берләштерү» халыкара конференциясе 13-15 март көннәрендә Казанда уза. Анда 12 илдән – Әфганстан, Бутан, Кытай, Һиндстан, Казахстан, Кыргызстан, Монголия, Непал, Пакыстан, Россия, Таҗикстан һәм Үзбәкстаннан 180 кеше катнаша. Россиянең 11 төбәге – Мәскәү, Алтай Республикасы, Тыва Республикасы, Иркутск өлкәсе, Пермь крае, Красноярск крае, Бурятия Республикасы, Хакасия Республикасы, Новосибирск өлкәсе, Ростов өлкәсе, Татарстан Республикасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International