Татарстаннан 20 тоннадан артык батарея чыгарылган

2025 елның 12 марты, чәршәмбе

Илкүләм экология компаниясе (НЭК) масштаблы экологик акция уздырды, аның нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы территориясеннән 20 тоннадан артык эшкәртелгән батарея җыеп чыгарылган. Бу Экология министрлыгы белән НЭК арасында имзаланган килешү һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Батареяларда кургаш, кадмий, цинк, никель, литий һәм марганец кебек куркыныч матдәләр бар, алар дөрес утильләштерелмәгән очракта әйләнә-тирә мохиткә зыян китерергә мөмкин. Шуңа күрә мондый калдыкларны җыю һәм эшкәртү табигатьне һәм халык сәламәтлеген саклауда мөһим элемент булып тора. Хезмәттәшлекнең төп максаты – токның химик чыганакларын аерым туплау һәм җыю инфраструктурасын үстерү.

Исегезгә төшерәбез, «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән гомуми белем бирү учреждениеләрендә һәм  уздырыла торган батареяларны җыю акциясе кысаларында 5 ел эчендә татарстанлылар 166 тонна батарея җыйганнар. Конкурс елга ике тапкыр үткәрелә: яз һәм көз айларында. Регионда булдырылган комплекслы инфраструктура нәтиҗәсендә ел саен эшкәртүгә 60 тоннага якын батарея җибәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International