Еллык хисаплар буенча табигатьтән файдаланучылар өчен мөһим мәгълүмат!

2025 елның 11 марты, сишәмбе

Региональ дәүләт экология күзәтчелегенә эләгә торган II һәм III категорияле объектларда эшләүче юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар ел саен Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Җитештерү буенча экология контролен оештыру һәм гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында хисап  (ПЭК) бирергә тиеш.

2024 ел өчен ПЭК хисабын 2025 елның 25 мартына кадәр тапшырырга кирәк.

2024 елның 1 сентябреннән Россия Табигать министрлыгының «Җитештерү экологик контролен оештыру һәм гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында хисап формасын раслау турында» 15.03.2024 ел, №173 боерыгы үз көченә керде. Боерык һәм расланган хисап формасы белән сылтама буенча танышырга мөмкин: http://publication.pravo.gov.ru/document/0001202405310068?ysclid=lxkesdw3ev187504432

Моннан тыш, ПЭК хисабын тутырырга һәм табигатьтән файдаланучының шәхси кабинеты аша җибәрергә мөмкин: https://lk.rpn.gov.ru. Шәхси кабинетка керү Дәүләт хезмәтләре порталындагы (ЕСИА) хисап язуыннан файдаланып башкарыла.

Белешмә: 2024 ел ахырына Министрлыкка җитештерү экологик контроле буенча 2 185 хисап керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International