Тискәре йогынты ясау объектларын исәпкә алуны гадиләштерү

2025 елның 25 феврале, сишәмбе

2024 елда Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясый торган исәпкә куелган объектлар (НВОС) санының ике тапкыр диярлек кимүен теркәде. 2023 елда Татарстанда 448 яңа объект теркәлгән, ә 2024 елда аларның саны 287 гә кадәр кимегән.

Үзгәрешләр 2024 елның 1 сентябреннән 7-ФЗ номерлы федераль законның 69.2 статьясына IV категориягә туры килә торган НВОС объектларын дәүләт исәбенә кую кирәклеген юкка чыгаручы төзәтмәләр үз көченә керү белән бәйле.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Министрлык тарафыннан НВОС объектын ФЗ нигезендә IV категориягә кертүне раслау таләп ителми. Табигатьтән файдаланучы, аның характеристикаларын объектларны кертү критерийлары белән чагыштырып, объектның тискәре йогынтысы категориясен мөстәкыйль билгели (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2398 номерлы карары). Закон нигезендә, табигатьтән файдаланучы НВОС объектын эксплуатацияли башлаганнан соң 6 ай эчендә исәпкә куярга тиеш. Вакытында куелмаган өчен юридик җаваплылык каралган (Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.46 ст.).

Белешмә: 2024 ел ахырына ПТО УОНВОС системасында төбәк күзәтчелегенә тиешле 3368 объект теркәлгән, шуларның 310 - II категорияле, 3 058 - III категорияле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International