18 гыйнвардан җир кишәрлегенең категориясен үзгәртү турындагы үтенечнамә өчен документлар составы үзгәрде

2025 елның 25 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 18.01.2025 ел, № 22 карары белән «Җир кишәрлеген авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән башка категориягә күчерү турындагы үтенечнамә формасын һәм аңа кушып бирелә торган документлар составын раслау хакында» 25.10.2006 ел, № 523 карарына үзгәрешләр кертелде.

2024 елның 18 гыйнварыннан җир кишәрлеген авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән башка категориягә күчерү турындагы үтенечнамәгә кушымта итеп бирелә торган документлар составы үзгәрде. Үзгәрешләр нигезендә документлар составыннан Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән килештерү төшереп калдырылган.

Хәзер мөрәҗәгать итүчеләргә җир кишәрлеген авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән башка категориягә күчерү өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 18.01.2025 ел редакциясендәге 25.10.2006 ел, № 523 карары таләпләренә таянып эш итәргә кирәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International