Ел башыннан республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 398 мөрәҗәгать кергән, аларның 284е хәл ителгән инде.
Министрлыкның интернет-кабул итү бүлмәсе аша 251 белдерү килде. «Халык контроле» системасында 95 сорау теркәлгән. «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасында 45 мөрәҗәгать кабул ителгән һәм 7 сорау «ПОС» кире элемтә платформасында килгән.
Иң күп мөрәҗәгатьләр санкцияләнмәгән чүплекләр темасына килә – 131 мөрәҗәгать. Шулай ук атмосфера һавасы буенча – 73, суның сыйфаты һәм башка мәсьәләләр буенча 71 хәбәр килгән.
Исегезгә төшерик, Экология министрлыгы «Вконтакте»да «Госуслуги. Решаем вместе» кушымтасын йөкләү өчен сылтамалар бар. Аның ярдәмендә теләгән һәркем сорау бирә һәм тормыш сыйфатын яхшыртуда катнаша ала.