өчен куркынычсыз утильләштерергә ярдәм итәчәк
26 февральдә «Утильләштерү мәктәбе: электроника» программасы кысаларында Казанда электрон һәм электр җиһазлары калдыкларын җыю һәм чыгару оештырылачак. Республика башкаласында яшәүчеләр 18:00 сәг. алып 20:30 сәг. кадәр «МЕГА» сәүдә үзәге мәйданчыгында иске техниканы тапшыра алачак, адресы: Казан шәһәре, Җиңү Проспекты, 141.
Утильләштерүгә кабул ителә:
- компьютер һәм офис техникасы;
- көнкүреш техникасы (кер юу машиналарын һәм суыткычларны да кертеп);
- электр инструменты;
- электрон фәнни һәм медицина техникасы;
- телефоннар һәм шәхси гаджетлар;
- электрон һәм электр уенчыклары.
Программа кысаларында батареялар, картриджлар, радиация билгесе белән билгеләнгән җайланмалар, терекөмешле һәм башка лампалар кабул ителми.
Республиканың башка шәһәрләрендә һәм районнарында техниканы җыю буенча акция үткәрү графигы белән Экология министрлыгы сайтында танышырга мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/egkoloicheskaya-programma-shkola-utilizatsii.htm
Исегезгә төшерәбез, «Утильләштерү мәктәбе: электроника» программасы (https://eko-fond.ru/electronics/) Татарстан Республикасында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм Табигатьтән рациональ файдалану фонды арасында имзаланган килешү кысаларында гамәлгә ашырыла. Программа халыкка үз срогын үтәгән техниканы экологик һәм уңайлы итеп эшкәртүгә тапшыру мөмкинлеген бирә, шулай ук «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына ирешергә ярдәм итә.