Калдыкларны ташлау өчен «Компания Экопарк» 6 миллион сум түләячәк

2025 елның 21 феврале, җомга

ТР Экология министрлыгы Казан шәһәренең Совет районы буенча 2 нче суд приставлары бүлегенә мәҗбүри рәвештә 6 миллион сумлык зыянны каплау турында башкару документын җибәрде.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның җәендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары КамАЗны калдыкларны туфракка ташлау вакытында теркәгәннәр иде. Административ тикшерү кысаларында өчен тапкыр хокук бозу очрагы теркәлде. КАМАЗның милекчесе – «Компания Экопарк». Калдыкларны ташлау нәтиҗәсендә туфракка китерелгән зыян якынча 6 млн.сум тәшкил итә. 

Китерелгән зыян ирекле рәвештә кире кайтарылмады, шуңа бәйле рәвештә Министрлык ТР Арбитраж судына, ә аннары Казан шәһәренең Совет районы буенча 2 нче суд приставлары бүлегенә мөрәҗәгать итте. «Компании Экопарк»тан килгән зыян мәҗбүри тәртиптә түләттереләчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International