Экология балачактан: Теләче авылында экологик агартуга багышланган очрашу узды

2025 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

«Чиста ил» партия проекты кысаларында Теләче авылында экологик тәрбия темасына очрашу узды. Укытучылар һәм тәрбиячеләр үсеп килүче буында экологик культура формалаштыруның нәтиҗәле ысуллары турында фикер алыштылар.

Очрашуда катнашучылар алдында Министрлыкның экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Ольга Артемьева һәм профессор, Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтының биоэкология, гигиена һәм җәмәгать сәламәтлеге кафедрасы мөдире, Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет рәисе урынбасары Илгизәр Рәхимов чыгыш ясады.

Ольга Артемьева Экология министрлыгы үткәргән конкурслар һәм акцияләр турында сөйләде һәм балаларны табигатьне саклау эшчәнлегенә актив җәлеп итүнең мөһимлеген ассызыклады. 

«Тиздән республикада санитар-экологик икеайлык һәм «Экояз» республика конкурсы старт ала. Былтыр конкурсның яңа форматы уңышлы узды, агымдагы елда да шундый ук актив катнашуга өметләнәбез. Укытучылар һәм тәрбиячеләр ярдәмендә мәктәп укучыларын һәм тәрбияләнүчеләрне табигатьне саклау эшенә максималь күләмдә җәлеп итү мөмкин булды», - дип билгеләде Ольга Артемьева. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International