Бүген ТР Дәүләт советында «Бердәм Россия» фракциясе һәм «ТЯГ» депутатлар төркеменең уртак утырышы узды. Экология министры Александр Шадриков 2019 елдан 2024 елга кадәр республикада «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыру турында мәгълүмат җиткерде.
6 федераль проект кысаларында 21,6 млрд.сум бүлеп бирелгән, шул исәптән федераль бюджеттан – 17,2 млрд.сум, Татарстан Республикасы бюджетыннан – 4,4 млрд.сум. Эшнең төп юнәлеше «Иделне савыктыру» федераль проекты булды. Проект эшләгән дәвердә Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Республиканың Идел бассейнында урнашкан 13 чистарту корылмасы төзелде һәм реконструкцияләнде.
Министр әйләнә-тирә мохиткә тупланган зыян объектларын бетерү эшен дә мөһим юнәлеш дип атады. 2021 елда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Куйбышев сусаклагычының су саклау зонасында урнашкан зур экологик зыян объектын – Казанның биологик чистарту корылмаларының ләм кырларын бетерү буенча сынау проекты гамәлгә ашырыла башлады.
«Ярты гасыр эчендә 100 гектарга якын мәйданда 4 млн.куб метр ләм утырмасы тупланган. Бу кырларны рекультивацияләү эшләренең бәясе 8 млрд.сумнан артык. Хәзерге вакытта объектта эшләр бара, объект 88,13% дәрәҗәсендә гамәлгә ашырылган», – дип сөйләде Александр Шадриков.
Түбән Кама сусаклагычы суларына тискәре йогынты ясый торган тагын бер эре объект булып Озерное нефть ятмасының эшләми торган торба үткәргечләре тора.
«23,7 км озынлыктагы эшләми торган нефть торбаүткәргечләрен сүтү эшләре 2023 елда тулысынча төгәлләнде, Түбән Кама сусаклагычы суларына тискәре йогынты ясау куркынычы юкка чыгарылды» , – дип билгеләде Александр Шадриков.
2024 елда тәмамланган «Экология» илкүләм проекты кысаларында барлык планлы чаралар вакытында үтәлде.
«Экология» илкүләм проектына алмашка 2025 елдан «Экологик иминлек» илкүләм проекты килде. Яңа илкүләм проект 6 федераль проектны үз эченә ала. 2025 елда Татарстан Республикасы 3 проектны гамәлгә ашыруда катнаша. Бу «Россия суы», «Урманнарны саклау» һәм «Йомык цикллы икътисад» федераль проектлары.
Федераль проектлар кысаларында 2025-2027 елларда 320,6 млн.сумга Чаллыда Мәләкәс елгасы участогын чистарту планлаштырыла, Казан шәһәрендәге кушылдыклары белән Нокса елгасы үзәнен чистарту һәм Нурлат шәһәрендәге каты көнкүреш калдыклары полигонын рекультивацияләү эшләре планлаштырыла.