Суд хокук бозучыларны Чаллыдагы чүплекне бетерергә мәҗбүр итте

2025 елның 19 феврале, чәршәмбе

Юридик зат чүплекне бетерүдән баш тартканнан соң, экологлар Чаллы судына дәгъва гаризасы юлладылар.
 
 Исегезгә төшерәбез, 2024 елда Чаллыны мониторинглау барышында Кама буе идарәсе инспекторлары тарафыннан Җиңүнең 40 еллыгы урамында төзелеш калдыкларын рөхсәтсез җыю урыны ачыкланды. Чүплекнең гомуми мәйданы 880 кв.м тәшкил итә иде.
 
 Юридик затка хокук бозуны бетерү турында кисәтү бирелде. Кабат күчмә тикшерүдән соң чүплекнең бетерелмәгәнлеге ачыкланды.
 
 Эш буенча барлык материаллар Чаллы судына тапшырылды. Суд экологларның таләпләрен хуплады һәм хокук бозучыны чүплекне бетерергә мәҗбүр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International