Бүген экология министры Александр Шадриков Кама буе идарәсе хезмәткәрләренә яңа җитәкчене тәкъдим итте

2025 елның 14 феврале, җомга

14 февральдән Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе башлыгы вазыйфасына Минһаҗев Вилсур Фәрәхетдин улы билгеләнде.

Вилсур Фәрәхетдин улы 1979 елның 25 ноябрендә Татарстан Республикасының Минзәлә районында туган. 1998 елда юрист белгечлеге буенча РФ ЭЭМның Уфа юридик институтын, 2006 елда финанс һәм кредит юнәлеше буенча Кама дәүләт инженер-икътисад академиясен тәмамлый.  

Соңгы елларда Вильсур Фәрәхетдин улы Чаллы шәһәренең муниципаль учреждениеләрендә эшли. Үзен уңай яктан күрсәтә. Экология министры яңа җитәкчегә яңа өлкәдә уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International