Электроника тапшырабыз – табигатьне коткарабыз. Татарстанда электролом җыю узачак

2025 елның 10 феврале, дүшәмбе

«Утильләштерү мәктәпләре: электроника» программасы кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә электрон һәм электр җиһазлары калдыкларын җыю һәм чыгару оештырылачак. 13-14 февраль көннәрендә иске техниканы Бөгелмә, Лениногорск, Чирмешән һәм Баулы районнарында кабул итәчәкләр. 27 һәм 28 февральдә – Казанда, Әтнә, Арча, Балтач һәм Саба районнарында. 

Утильләштерүгә кабул ителә:

- компьютер һәм офис техникасы;

- көнкүреш техникасы (кер юу машиналарын һәм суыткычларны да кертеп);

- электр инструменты;

- электрон фәнни һәм медицина техникасы;

- телефоннар һәм шәхси гаджетлар;

- электрон һәм электр уенчыклары;

- картриджлар (тапшырыла торган техника күләменең 10%  артмаска тиеш).

Экопрограммада мәктәпләр, балалар бакчалары, бюджет учреждениеләре һәм хакимият органнары катнаша ала. Моның өчен теркәлү узарга һәм рәсми сайтта гариза калдырырга кирәк: https://eko-fond.ru/electronics/#register

Программаны Татарстан Республикасы территориясендә уздыруның җентекле графигын Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы сайтында «Файдалы мәгълүмат» бүлегендә карарга мөмкин:https://eco.tatarstan.ru/egkoloicheskaya-programma-shkola-utilizatsii.htm

Искәртеп узабыз, иске электр җиһазларын утильләштерү программасы Татарстанда ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм Табигатьтән рациональ файдалану фонды арасында имзаланган килешү кысаларында гамәлгә ашырыла. Программа халыкка үз срогын үтәгән техниканы экологик һәм уңайлы итеп эшкәртүгә тапшыру мөмкинлеген бирә, шулай ук «Экологик иминлек» илкүләм проектының экологик тәрбия бирү һәм халыкның әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәтен үстерү максатларына ирешүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International